news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы үз спортчыларын хөрмәтләде

Аларга төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.

Актаныш районы үз спортчыларын хөрмәтләде
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 10 август, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Бүген Актаныш районында Физкультурачылар көне уңаеннан оештырылган чара үзәк стадионда бәйрәм рухында башланып китте.  Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Спорт сөючеләрне, физкультурачыларны бәйрәм уңаеннан район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрик итте.

Бәйрәм кысаларында районда физкультура һәм спортны үстерүгә өлеш керткән спортчыларны хөрмәтләнеп, аларга төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.

Актаныш районы Физкультурачылар көненә спортсөярләргә махсус бүләк тә әзерләгән булып чыкты: бу көнне теләге булган һәркемгә ГТО нормаларын тапшыру мөмкинлеге тудырылган иде.

Бүген күпләр урыннан сикерү, йөгерү, гер күтәрү һ.б. төрле ярышларда көчләрен сынады. Шулай ук үзәк стадионда “Бүләк” лагерында ял итүче 6 төркем футбол уйнады.

Актанышта бүген, чын мәгънәсендә, спорт бәйрәме гөрләде. Үз сәламәтлеген кайгыртучылар чарада актив катнашып, спорт белән дуслыгын ныгытты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100