Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре акция үткәрде
Үзләре дә, балалары да иминлек кагыйдәләрен саклаган юлчыларга “Шапито пегас” циркына билетлар бүләк иттеләр.
(Актаныш, 5 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Гөлназ Хөҗҗәтова). Балаларны иминлек каешларын каптырып яки махсус утыргычларда йөртүчеләрне хуплау йөзеннән, Актаныш район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре кызыктыргыч-кызыклы акция үткәрде, дип яза җирле басма.
Иртән машиналарда мәктәп-балалар бакчаларына ашыгучы әти-әниләрне Ленин урамы буенча 1нче мәктәп, “Россельхозбанк” һәм салым инспекциясе каршында юл инспекторлары туктатты. Үзләре дә, балалары да иминлек кагыйдәләрен саклаган юлчыларга “Шапито пегас” циркына билетлар бүләк иттеләр. Цирк Актанышта 12-13 май көннәрендә чыгыш ясаячак. Циркның иң зур мактанычы – Сандра кушаматлы бенгаль тигры һәм Тимер Алекс.
- Цирк администраторлары 10 көн чамасы элек килеп, безгә шундый акция оештырырга теләүләрен әйтеп, мөрәҗәгать иткәннәр иде. Балалар иминлеген кайгыртып, юл кагыйдәләрен үтәп йөрүче әти-әниләрне хуплап уздырылучы мондый чараларны бик сөенеп үткәрәбез. Бик яхшы кызыксындыру чарасы бу, - ди юл инспекторы Искәндәр Миргалимов. - Ә иң сөендергәне – бүген бер генә тәртип бозган машина йөртүче белән дә очрашырга туры килмәде. Әти-әниләр, әби-бабайлар барысы да нәниләрен махсус креслога утырткан, иминлек каешын үзе дә эләктергән, баланыкын да каптырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз