news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы ветераннар оешмасы 30 еллыгын билгеләп узды

Бәйрәм чарасында ветераннарның республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, күрше районнарның ветераннар советлары рәисләре, актанышлылар катнашты.

(Актаныш, 2 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары").  2017 ел Актаныш районы ветераннар оешмасы өчен истәлекле, чөнки быел аның оешуына 30 ел тулды. 1 декабрь көнне Ә. Авзалова исемендәге мәдәният йортында оешма үзенең күркәм юбилеен бәйрәм итте, дип яза район газетасы.

Бәйрәм чарасында ветераннарның республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, күрше районнарның ветераннар советлары рәисләре, актанышлылар катнашты.

30ел элек нигез салынган ветераннар оешмасының районның социаль-икътисади үсешенә, яшь буынны тәрбияләүдә бүгенге көндә керткән саллы өлешен бәян итеп, район башлыгы Фаил Камаев ветераннарга ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тарих битләренә күз салсак, республикада ветераннарны берләштергән оешмалар аңа кадәр дә булган, ә инде 1987 елда барлык районнарда да бездәгедәй ветераннар оешмалары барлыкка килә.

Актаныш районында барлыгы 53 башлангыч ветераннар оешмасы исәпләнә, шуларның 24е район үзәгендә урнашкан. Бүгенге көндә район ветераннар оешмасын Нурулла Нурлыев җитәкли.

Ветераннар оешмасы, иҗтимагый оешма булса да, күпкырлы эш алып бара: яшьләргә патриотик тәрбия бирү, халык белән эшләү, өлкәннәрнең мәнфәгатен кайгырту, җирле тарихны, милли гореф-гадәтләрне саклау буенча куйган хезмәтләре бәяләп бетергесез. Алар республика, район үткәргән чараларда, кампанияләрдә башлап йөриләр, яңа хәрәкәткә кагылышлы мәсьәләләрне күтәреп чыгалар.

Ветераннарыбызның актив тормыш алып баруларын Хәбир Иштирәков та ассызыклады. Киләчәктә аларга саулык-сәламәтлек, тыныч-имин көннәр теләде.

Бу көнне мәдәният йорты сәхнәсендә котлау һәм рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Ветераннар арасында озак еллар нәтиҗәле хезмәт башкаручы райондашларыбызга дәрәҗәле бүләкләр тапшырылды.

Һәр тәбрикләү чыгышы, бүләкләнү мизгелләре "Агыйдел"җыр һәм бию ансамбле, "Гәрәбә" клубының концерт номерлары белән үрелеп барды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100