news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы төрле өлкә күрсәткечләре буенча май аена нәтиҗә ясады

Пар күгәрчен сыны Мәсәде авыл җирлегенә тапшырылды.

Актаныш районы төрле өлкә күрсәткечләре буенча май аена нәтиҗә ясады
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 28 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта ай саен табибларның, җирлек башлыкларының, мәктәп директорларының, полиция, социаль яклау бүлеге вәкилләренең бергә җыелып, җирлекләрдәге демографик вәзгыятькә, авыр, эчүче гаиләләр юнәлешендәге эшчәнлеккә күзәтү ясау, югалту-табышларын барладылар. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Киңәшмә май ае нәтиҗәләренә багышланган иде. Гадәттәгечә, көн кадагына чыгарылган мәсьәләләр буенча җаваплы затлар хисап тотып, алга куелган максат-бурычлар билгеләнде.

Бу юлы да җирлек башлыкларының эшчәнлеге берничә күрсәткеч буенча бәяләнеп, югары күрсәткечкә ирешкән җирлек пар күгәрченгә лаек булды. Үлем структурасы, эш яшендәгеләрнең вафаты, социаль яктан куркыныч, авыр гаиләләр саны, гаиләләрдә теркәлгән җәнҗаллар, җирлектә туган балалар саны исәпкә алынганнан соң, пар күгәрчен сыны Мәсәде авыл җирлегенә тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100