news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы радиожурналист Эльвира Ибраһимованың исемен мәңгеләштерде

Районда “Моң кайтавазы” дип исемләнгән II республикакүләм нәфис сүз фестивале үтте.

Актаныш районы радиожурналист Эльвира Ибраһимованың исемен мәңгеләштерде
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 27 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 26 гыйнварда Актаныш районында “Моң кайтавазы” дип исемләнгән II республикакүләм нәфис сүз фестивале үтте. Чара Актаныш радиосы дулкыннары аша кабатланмас тавышы белән райондашларының күңелен яулаган Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә багышланган иде.

Анда 200дән арты кеше катнашты.

Узган ел белән чагыштырганда, географиясе шактый киңәйгән фестиваль үз җиңүчеләрен билгеләде. Быел Гран-При иясенә район башлыгы Энгель Фәттаховның саллы премиясе дә тапшырылды. Әлеге дәрәҗәле исемгә Актаныш кызы Гөльяз Хәйретдинова лаек дип табылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot