news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы Пучы авылында яңа балалар бакчасы төзеләчәк

Пучыда 120 урынга исәпләнгән яңа объектны торгызырга уйлыйлар.

(Актаныш, 13 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районы Пучы авылында яңа балалар бакчасы төзергә кирәк. Бу фикер инде күптәннән борчып килә иде. ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев туган ягына кайткач, якташларының үтенечен йөрәге аша үткәргәнен күрү җирлек халкы, яшь әти-әниләр өчен аеруча шатлыклы булды. Халык соравы игътибарсыз калмады. Быел биредә төзелеш эшләре күтәренке рухта башланып китте., дип яза район газетасы

– Нигез салудан башлап, яңа балалар бакчасы төзү – безнең иң яраткан эшебез, – ди ПМК җитәкчесе Асыл Шәяхмәтов. – Өченче ел Актанышта шундый азарт белән “Тылсым” балалар бакчасын сафка бастырдык. Карап торышка да, сыйфаты буенча да бик матур килеп чыкты ул. Менә хәзер, Аллаһ боерса, Пучыда 120 урынга исәпләнгән яңа объектны торгызырга уйлыйбыз. Аны икенче елның җәендә кулланышка тапшыру өчен бөтен көчебезне бирергә тырышабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100