news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы оешма-предприятиеләренең эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар

“Иң яхшы капиталь төзелеш предприятиесе” номинациясендә күчмә кубок белән "Газстройсервис" җәмгыяте бүләкләнде.

Актаныш районы оешма-предприятиеләренең эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 28 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш-информ").  Актаныш районы оешма-предприятиеләренең тугыз айлык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. “Иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиесе” номинациясендә күчмә кубок белән “Наратлы” хуҗалыгы бүләкләнде. Бу турыда Актаныш муниципаль районының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Икенче урында – “Әнәк” агрофирмасы, өченче урында – “Чишмә” агрофирмасы һәм “Чишмә” хуҗалыгы.

“Авыл хуҗалыгы комплексында хезмәт күрсәтүче иң яхшы сәнәгать предприятиесе” номинациясендә Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе күчмә кубок белән бүләкләнде. Икенче урында - Актаныш агрегат заводы, өченче урында - Актаныш икмәк комбинаты.

“Иң яхшы транспорт һәм торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе” номинациясендә күчмә кубок белән “Теплосервис” җәмгыяте бүләкләнде. Икенче урында - Актаныш автотранспорт предприятиесе, өченче урында – “Коммунсервис – Актаныш”.

“Иң яхшы капиталь төзелеш предприятиесе” номинациясендә күчмә кубок белән "Газстройсервис" җәмгыяте бүләкләнде. Икенче урында –“Актаныш юллары”, өченче урында - “Стройком” җәмгыяте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100