news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы Әнәк авылында «Челтәр компания»сенең яңа базасы ачылды

База тирәсендә «Энергетик» дип аталган яңа парк та булдырылган.

Актаныш районы Әнәк авылында «Челтәр компания»сенең яңа базасы ачылды
http://aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 19 август, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Рузилә Хәсәнова). 19 август көнне Актаныш районы Әнәк авылында «Челтәр компания»се ААҖ район электр челтәрләренең яңа базасы ачылды. Кыска вакыт аралыгында сафка бастырылган әлеге корылма Татарстанның юбилей елында энергетикларга зур бүләк булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Челтәр компания»се ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, объект төзелешенә өлеш керткән предприятие, оешма җитәкчеләре һәм коллективлары катнашты. «Энергетика республиканың әйдәп баручы тармакларының берсе. Аңа зур игътибар бирелә. Ә Актанышта шушындый объект төзелү сезнең өчен зур бүләк», — диде Әсгать Сәфәров.

Илшат Фәрдиев тә энергетикларга куйган хезмәтләре, туган җирләрен яратканнары өчен рәхмәтен җиткерде. Бинаны «Стройинвестинжиниринг» ҖЧҖ төзегән. Алар үз эшләрендә заманча дизайнер кулланылган, бина тышкы ягыннан гына түгел, ә эчке яктан да офис проектларына инновацион якын килү күренә.

«Аварияләр булган вакытта башка линияләрдә электрны аермыйча, 10 кВ та югары көчәнеш вакытында да җитешсезлекләрне төзәтәбез. 12 меңгә якын абонентка хезмәт күрсәтәбез. Аларга интеллектуаль хисап җиһазлары куябыз. Шуның ярдәмендә абонентларның электр күрсәткечләре турыдан-туры безнең челтәрдә күренеп торачак. Нәтиҗәдә абонентларга хисап күрсәткечләрен ай саен безгә хәбәр итеп тору кирәк булмый», — ди Актаныш «Челтәр компаниясе» җитәкчесе Марат Шакиров. 

Чарада Энгель Фәттахов шушы бинаны төзеткәне өчен Илшат Фәрдиевкә рәхмәтен белдерде. «Моннан 25 еллар элек районны электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр еш булса, хәзер андый проблемалар юк. Бу авыл хуҗалыгы тармагында бик мөһим. Хезмәтегездә уңышлар сезгә», — диде ул.

Беренче катта Актаныш РЭСының «кулланучылар белән эшләү пункты» җиһазландырылган. Ул елына 240-270 кешене технологик тоташтыру мәсьәләсе буенча һәм 230-250 җир кишәрлеген рәсмиләштерү һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр кабул итәчәк. Чарада Түбән Кама электр челтәре зонасына кергән «Челтәр компания» ләренә сигез УАЗ машинасы бирелде. Алар энергетикларга хезмәтләрендә зур ярдәм булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100