news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы җәмигъ мәчетендә конкурслар уздырыла

Җиңүчеләр тагын ике дәрәҗә бәйгедә катнашу хокукы ала.

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген балалар арасында атаклы дин галиме Әхмәдһади Максуди тарафыннан язылган “Гыйбадәте исламия” китабы буенча район җәмигъ мәчетендә бәйге үткәрелә. Җиңүчеләр казыят бәйгесендә сынау узу хокукы ала, анда да җиңүче балалар декабрь аенда Казан шәһәрендә Галиев мәчетендә бәйгенең йомгаклау өлешендә катнаша, диелә aktanysh-rt.ru хәбәрендә.

Шулай ук бүген биредә Коръән укучылар бәйгесе дә ике номинациядә – изге китаптан карап һәм яттан уку буенча уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot