news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

Актаныш урта мәктәбендә узган бәйрәм тантанасында район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты.

(Актаныш, 25 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 25 майда Актаныш районының чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Иңнәрендә очар канат тойган укучылар мәктәп, иптәшләре, укытучылар коллективы белән хушлашты. Район үзәгендәге беренче санлы Актаныш урта мәктәбендә узган бәйрәм тантанасында район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты.

-Барлык теләкләрегезнең тормышка ашуын телим: югары уку йортларына укырга керергә, эшкә урнашырга, тормышыгыз сез теләгәнчә булсын, әти-әниләр һәм укытучылар сезнең белән горурлана алсын,- диде район җитәкчесе чыгарылышлыларга мөрәҗәгать итеп.

Укучыларны, беренче мөгаллимнәре һәм әти-әниләре, башлангыч сыйныф укучылары да тәбрикләде. Чыгыш ясаган һәркем уку елы тәмамлану уңаеннан иң ихлас котлау сүзләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100