news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы мәктәпләренә беренче сыйныфка өч йөздән артык бала керде

Районның 2нче мәктәбе 760 баланы укырга кабул итте, шуның 104е – беренчеләр.

Актаныш районы мәктәпләренә беренче сыйныфка өч йөздән артык бала керде

(Актаныш, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Ләйсән Тимерова). Бүген Актаныш районында Белем көнен билгеләп үттеләр. Район мәктәпләренә беренче сыйныфка 376 укучы керде. Бу турыда Актаныш муниципаль районының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Ел саен күңелдәге матур-моңсу хатирәләрне яңартучы Белем бәйрәмендә мәктәпләребездә мәгариф ветераннары да хөрмәтле кунак буларак катнаша. Укытучы остазлары белән матур элемтәдә эшләүче Актанышның 2нче мәктәбе районда укучы балаларның да, беренче сыйныфка керүчеләрнең дә күплеге белән аерылып тора.

Быел да 760 баланы укырга кабул итте мәктәп, шуның 104 е – беренчеләр. Бәйрәм тантанасында катнашучы Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та укучыларның чыгышларын мәгариф ветераннары белән бергә тамаша кылды, аларның хәл-әхвәлләрен белде, бәйрәм белән котлады.

Мәктәп елда укучыларның вальсы, театральләш миниатюралар, заманча флешмоблар белән уку елын ача. Быелгы бәйрәм тантанасында да югары сыйныф укучылары да, беренчеләр дә актив булды. Бәйрәм мизгелләрен Лиана Латыповага ГТО нормаларын үтәгән өчен махсус билге тапшыру да күркәмләндерде.

Мәктәп директоры Илшат Вахитов мәктәпкә ярдәмләшеп яшәүче гаиләләргә, ата-аналарга рәхмәтен белдерде, узган ел ирешкән уңышларның быел да дәвамлы булуын теләп, мәктәп данын Бөтенрәсәй югарылыгында яклауны максат итеп куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100