news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы кырларында 48 процент күләмендә урып-җыю эшләре башкарылган

Бер гектардан уртача уңыш 40 центнер тәшкил итә.

Актаныш районы кырларында 48 процент күләмендә урып-җыю эшләре башкарылган

(Актаныш, 23 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары").  Актаныш районы кырларында тиешле мәйданнарның 48 процент күләмендә урып-җыю эшләре башкарылган. Барысы 24917 гектар мәйданда игеннәр теземнәргә салынган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

22 августка булган мәгълүматлар буенча, шуның эченнән арыш – 1200, көзге бодай – 3400, арпа – 13000, язгы бодай – 1700, борчак – 3817, солы – 1600, карабодай 200 гектарда егылган. Барысы 20250 гектар мәйданда бөртеклеләр суктырылган.

Арыш – 1150, көзге бодай – 3250, арпа – 10200, язгы бодай – 1500, борчак – 2800, солы – 1200, карабодай 150 гектарда. Әлегә тулай җыем 81050 тонна тәшкил итә. Шуның эченнән арыш –3680, көзге бодай – 15600, арпа – 43860, язгы бодай – 4500, борчак – 8820, солы – 4320, карабодай 270 тонна. Бер гектардан уртача уңыш  40 центнер тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100