news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы картлар йортында янгын куркынычсызлыгын тикшерделәр

Әлеге чараларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен янгын күзәтчелеге инспекторлары өстәмә тәкъдимнәр дә ясады.

Актаныш районы картлар йортында янгын куркынычсызлыгын тикшерделәр
aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/operativ-kadrlar-puchy-kartlar-yortynda-ni-bulgan

(Апас, 30 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева).  Актаныш районы картлар йортында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен, янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча персоналның эшчәнлеген тикшерделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ахырда тикшерү эшенә нәтиҗә ясалды һәм барлык катнашучыларның гамәлләренә бәя бирелде. Әлеге чараларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен янгын күзәтчелеге инспекторлары өстәмә тәкъдимнәр дә ясады.

Бу көнне шулай ук персонал һәм биредә тәрбияләнүче инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде. Шунысын да азсызыклау мөһим, мондый тикшерүләр объектларда квартал саен оештырылырга тиеш.

Әлеге хәбәрне Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Марат Арсланов җиткерде.

Актаныш районында да картлар йорты бар. Пучы авылында урнашкан дәүләт автоном учреждениесе ярдәмгә мохтаҗ, сәламәтлекләре какшаган, ялгыз гына яши алмаган категория гражданнар өчен йорт ролен үти. Биредә хезмәт куючы персонал өлкәннәрне тәрбияли, аларга барлык төр ярдәм күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100