news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы җитәкчеләре спартакиадасында җиңүчеләр ачыкланды

Спартакиадада 50 яшьтән өлкәнрәк булган җиңүчеләр исемлеген район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкли.

Актаныш районы җитәкчеләре спартакиадасында җиңүчеләр ачыкланды
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 23 февраль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Ватанны саклаучылар көнендә Актанышның “Батыр” спорткомплексында үткән җитәкчеләр спартакиадасына нәтиҗә ясадылар. Өч спорт төре буенча нәтиҗәләрне берләштерү бәрабәренә райондагы иң көчле җитәкчеләр ачыкланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

45 яшькә кадәр булган хатын-кыз җитәкчеләр арасында гуманитар гимназия директоры Рузилә Гарипова лаеклы беренче урынга ия булды. Икенче урында - "Наско"ның Актаныштагы филиалы җитәкчесе Эльвира Айбашева. Җиңүчеләр исемлеген беренче санлы балалар бакчасыннан Лилия Закирҗанова йомгак ясады.

45 яшьтән өлкәнрәк гүзәл затларыбыз арасында Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Җәүһәрия Зиннәтуллинага тиңнәр табылмады. Икенче урында - Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы территориаль бүлеге баш табибы урынбасары Луиза Хафизова, өченче урынга район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова лаек булды.

50 яшькә кадәр булган ир-ат җитәкчеләр арасында Балалар иҗат үзәге директоры Илнур Хуҗин җиңүче дип танылды. Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Айгиз Мәгъданов – мактаулы икенче урында. Өченче урын иясе – район полиция бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов.

Спартакиадада 50 яшьтән өлкәнрәк булган җиңүчеләр исемлеген район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкли. Энгель Нәвап улы катнашкан һәр спорт төре буенча фәкать беренче урыннар алуы белән аерым мактауга лаек. Икенче урында – үзәк хастаханә баш табибы Айдар Хаев. Өченче урын исә Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдиновка бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100