news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы җирлекләрендә инвалидларны борчыган мәсьәләләрне хәл итәләр

Җирлекләрдә яшәгән инвалидлар күтәргән сораулар арасында яңа елдан пенсиягә кагылышлы үзгәрешләр, инвалидлык алу буенча ярдәм күрсәтү актуаль иде.

(Актаныш, 5 декабрь, "Татар-информ",  "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Актаныш районында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен киң күләмле чаралар оештырыла. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Декада дәвамында авыр тормыш вазгыятендә калганнар өчен кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтелә.

Инвалидларның мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлдерелгән районкүләм чараларның берсе – җирлекләрдә башланган "түгәрәк өстәл"ләр. Авылдан чыкмый гына, чиратларда утырмый гына үз сорауларыңа җаваплар таба алу мөмкинлеге инвалидлар өчен бик уңайлы.

"Түгәрәк өстәл"нең эшендә җирлек башлыклары, башлангыч инвалид оешмалары рәисләре дә катнашу, шәхси сораулар белән беррәттән, күпләрне борчыган гомуми проблемаларга да тукталып, аларны чишү юлларын барларга мөмкинлек тудырды.

Җирлекләрдә яшәгән инвалидлар күтәргән сораулар арасында яңа елдан пенсиягә кагылышлы үзгәрешләр, инвалидлык алу буенча ярдәм күрсәтү, тернәкләндерү программалары, дарулар алу юнәлешендәге хәрәкәт кебекләре аеруча актуаль иде. Очрашу барышында шулай ук инвалид балага коляска алу проблемасы да кузгатылды.

Актаныш хастәханәсенә барып тикшерелү мөмкинлеге булмаучылар гомум-гамәли табибларның җирлекләргә килүен оештыруны да сорады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100