Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районы игенчеләре экватор сызыгына җитте
Барлыгы мәйданның 23100 гектары суктырылган.
(Актаныш, 21 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" Лилия Бәхтиева). Актаныш районында урып-җыю тулы куәтенә бара. Бүгенге көнгә барлык мәйданның 23100 гектарыннан уңыш җыйнап алынган. Бу куелган планның 49,7 проценты дигән сүз, дип яза җирле басма.
20 август көненә Актаныш районы буенча арыш - 4210, арпа - 7900, көзге бодай 5770 гектарда алынган.
Район кырларыннан амбарларга барлыгы 80100 тонна ашлык озатылган. Бер гектардан чыккан уртача уңыш 34,6 центнерны тәшкил итә.
Бүгенге көнгә хуҗалыклар язгы бодайны 1000 гектар мәйданнан 3100 тонна, солы культурасын 1260 гектардан 3528 тонна җыйнап алуга ирешкән.
Маллар өчен печән 15300 тонна әзерләнгән, 135300 тонна сенаж базларга салынган. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 19,3 центнер азык берәмлеге туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз