Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районы хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар узды
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы 2019 елгы язгы кыр эшләренә исәп-фаразлар белән таныштырды.
(Актаныш, 29 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш җитәкче-белгечләре "Алга" хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинарга җыелды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, иң элек, Әгъбәс фермасында булып, терлекчелек тармагындагы эшчәнлек белән танышты. "Алга" хуҗалыгы җитәкчесе Рәдиф Галләмов фермадагы эшчәнлек белән таныштырды. Хуҗалык Әгъбәс фермасында таналарны гына аерып туплап үстерә. Көтү яңарту өчен 400 баш тана бозавы тупланган биредә.
Энгель Фәттахов Чуракай фермасындагы эш барышы белән дә танышты. Анда үгезләр аерып тупланган, симертү, көндәлек үсеш алу өчен тырышып эшлиләр биредә бүген.
Язгы чәчүгә әзерлек барышы белән танышканнан со җитәкче-белгечләргә, хезмәтчәннәргә тырышып әзерләнгәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Хуҗалыкның баш инженеры Рәеф Хәйдәров, техникаларны язгы чәчүгә чыгарлык итеп тулысынча әзерләп бетердек, диде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев узган ел чәчү вакытында районда техникаларның эшчәнлегенә анализ ясап, 2019 елгы язгы кыр эшләренә исәп-фаразлар белән таныштырды.
"Россельхозцентр" Федераль Үзәкнең Татарстан филиалы Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Әфка Сәрваров язгы чәчүгә әзерлек, фитоэкспертиза нәтиҗәләре белән таныштырды. Шулай ук семинар барышында язгы кыр эшләренә түләү, чәчүлекләрне тукландыру, корткычларга каршы эшкәртү буенча да нигезле тәкъдимнәр булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз