news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы хезмәт коллективлары агач утырту өмәләрендә катнашты

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов та өмәдә катнашты.

Актаныш районы хезмәт коллективлары агач утырту өмәләрендә катнашты
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 27 апрель, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Ләйсән Газизова). 27 апрель - бердәм агач утырту көнендә Актаныш районы хезмәт коллективлары, җирлектә яшәүчеләр агач утырту өмәләрендә катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Актаныш авылының Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемен йөртүче урамда “Бердәм Россия” партиясенең Актаныш районы бүлекчәсе активы да чыршы агачлары утыртты.

“Бердәм Россия”сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе сәркатибе, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов та өмәдә катнашты.

“Язын һәм көзен агач утыртып район үзәген дә, авылларыбызны да яшелләндереп торырга тиешбез. Һәр авылны, һәр шәһәрне агачлар бизәп тора, тирә-юньне кислород белән баета. Актаныш бик матур, яшеллеккә күмелеп утыра. Безгә кадәр район белән идарә иткән җитәкчеләрнең яхшылап уйлап, планлаштырып агачлар утыртуның нәтиҗәсе бу.

Без әлеге традицияне дәвам итеп, тулыландырып торырга тиеш. Чөнки Актаныш үсә, урамнар, йортлар арта. Җирлектә яшәүче һәркем үз урамына агач утырта икән, димәк Актанышны яшелләндерүгә үзеннән өлеш кертә”, - диде район башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot