news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы хезмәт алдынгыларына "Үз һөнәренең остасы" дәрәҗәле исеме бирелде

Аларга символик сын һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Актаныш районы хезмәт алдынгыларына "Үз һөнәренең остасы" дәрәҗәле исеме бирелде
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 18 гыйнвар, "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). Актанышта үткән алдынгылар җыенында аерым һөнәр ияләре арасында 2018 нче елда иң югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәт алдынгыларына "Үз һөнәренең остасы" дигән дәрәҗәле исем бирелде. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Аларга символик сын һәм акчалата премияләр тапшырылды. Әлеге исемгә лаек затларның фоторәсемнәре районның Мактау тактасында урын алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot