news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы хастаханәсенең поликлиника өлеше капиталь ремонттан соң ачылды

Әлеге эшләрне башкарып чыгу өчен Республика тарафыннан 50 миллион сумнан артык финанс бүлеп бирелде.

(Актаныш, 29 декабрь, "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева).  Актаныш районы үзәк хастаханәсенең поликлиника өлеше капиталь төзекләндерелгәннән соң, зур яңарыш кичереп, кабат үз ишекләрен ачты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге яңарыш Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2017 елда дөнья күргән карары нигезендә тормышка ашырылды. Агымдагы елда хастаханәдә хатын-кызлар консультациясе дә яңартылган бинада, яңа медицина җиһазлары, мебель, инвентарь белән хезмәт күрсәтә башлады.

Поликлиника өлешенә - яңа ренгент аппараты, хатын-кызлар консультациясенә автоматлаштырылган кардиограф урнаштырылды. Әлеге эшләрне башкарып чыгу өчен Республика тарафыннан 50 миллион сумнан артык финанс бүлеп бирелде. Районның Равил Ярмиев җитәкчелегендәге "Газстройсервис" оешмасы исә сыйфатлы итеп ремонт эшләрен башкарып чыкты.

Төзекләндерү барышында һәркемгә уңайлы шартлар булдыруны күздә тоткан "Дустанә поликлиника – Татарстан стандарты" дип исемләнгән проект гамәлгә куелды.

Тантанадан соң район башлыгы Энгель Фәттахов  җитәкчелегендәге состав тамырдан яңарыш кичергән поликлиника белән танышты, медицина персоналы, авырулар белән аралашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot