news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Әлеге вазифаны, 13 ноябрьдә көнне имзаланган боерык нигезендә, полиция подполковнигы Хәйретдинов Илшат Илфир улы башкарачак.

(Актаныш, 15 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Кичә, 14 ноябрь көнне, район эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге вазифаны, 13 ноябрьдә көнне имзаланган боерык нигезендә, полиция подполковнигы Хәйретдинов Илшат Илфир улы башкарачак, дип яза җирле басма.

Яңа җитәкчене коллективка тәкъдим итү өчен Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов килгән иде. Ул район эчке эшләр бүлеге,аның эшчәнлеге, бүлектәге музей бүлмәсе белән танышты.

- Районда тотрыклылыкны булдыру эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең үз вазыйфаларын тиешенчә башкаруына бәйле. Башка хокук саклау органнары белән уртак бурыч – район иминлеген саклау өчен кулга-кул тотынышып эшләү зарур,- диде ул үз чыгышында.

Рәсми чарада шулай ук район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, муниципаль районның хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты.

Белешмә өчен: Илшат Илфир улы 1981 елның 25 мартында Казанда туган.

Моңа кадәр ул Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары, полиция башлыгы булып хезмәт куйган.

Гаилә хәле: өйләнгән, ике баласы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100