news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы чыгарылыш укучылар арасында 23 медалист бар

Уку дәверендә район данын яклаган укучыларга алар Рәхмәт хатлары тапшырды.

Актаныш районы чыгарылыш укучылар арасында 23 медалист бар
aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/mktplrd-chygarylysh-kichlre-gorli-aktanysh-rayony-byel-122-ukuchysyn-zur-tormysh-yulyna-chygara-fotomizgellr

(Актаныш, 26 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Кичә Актаныш районы мәгариф учреждениеләрендә дә чыгарылыш кичәләре узды. Быел район 122 укучыны зур тормыш юлына чыгара. Алар арасында 23 медалист бар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Актанышның беренче санлы мәктәбен бу уку елында 36 укучы тәмамлый. 8 егет һәм кыз исә кызыл аттестатка ия. Унберенче сыйныфлылар үзләренең яшьлек һәм гүзәллек бәйрәмен район мәдәният йортында билгеләп үтте. 

Укучыларга мөстәкыйль тормышка фатиха бирүчеләр арасында районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Шәфыйкова, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеҗитәкчесе Айдар Иманаев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуровлар да бар иде. Уку дәверендә район данын яклаган укучыларга алар Рәхмәт хатлары тапшырды.

-Бүгенге истәлекле көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз, - дигән тәбрик сүзләре яңгырады чыгарылыш сыйныф укучылары адресына - Әле бер ай элек кенә соңгы кыңгырау яңгыраган иде, аннан соң бердәм дәүләт имтиханнары тапшырдыгыз. Сынауларны уңышлы уздыгыз. Үзегез теләгән уку йортларында белем алып, туган якка кайтыгыз, без сезне көтәбез!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100