news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы Чуракай авыл җирлеге башлыгы медаль белән бүләкләнде

Ул җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләнде.

Актаныш районы Чуракай авыл җирлеге башлыгы медаль белән бүләкләнде
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 16 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" , Ләйсән Тимерова). Озак еллар дәвамында Актаныш районы Чуракай авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Тимергази Хәсәнов “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде. Бу турыда Актаныш муниципаль районының мәгълүмат үзәге хәбәр итә, дип яза җирле басма.

Татарстан Республикасы Президенты карары белән, ул җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot