news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы Чалманарат авыл җирлеге Яңа ел тамашасы әзерләгән

Чалманарат авыл җирлеге халкы шул рәвешле узып баручы елга йомгак ясады.

Актаныш районы Чалманарат авыл җирлеге Яңа ел тамашасы әзерләгән
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 1 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш районы җирлекләрендә бәйрәм чаралары дәвам итә. Авыл халкы уен-тамашалы чаралар белән 2018 елны озата, 2019сын каршы алырга әзерләнә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Чалманарат авыл җирлегендә дә бүген иртәнге сәгатьләрдән үк халык бәйрәм кәефе белән рухланган иде. Күркәм традиция буенча бу елның актыккы көнендә урамнарга җыр-моң агылды, авылдашлар өчен табада коймак чыжлады, бәйрәм мизгелләрен якынай

Чалманарат авыл җирлеге халкы шул рәвешле узып баручы елга йомгак ясады. Бөтен авылдашларны бергә җыйган бәйрәмдә Яңа елга изге теләкләртеләнде, алар бер-берсеннән котлаулар кабул итте.

Үзәк урамда оештырылган бәйрәм тантанасын җирлек башлыгы Камил Әхмәтов ачып җибәрде. Ул авылдашлары алдында ел дәвамында башкарылган эшләргә хисап тотты, киләсе елга планнары белән уртаклашты.

Чарада “Наратлы” ҖЧҖнең җитәкчесе Алмаз Мосабиров та бәйрәм микрофоныннан җирлек халкын, хуҗалык хезмәтчәннәрен бусагада торган Яңа ел белән тәбрик итте. Район башлыгы Энгель Фәттахов котлауларын чалманаратлыларга РУЭС житэкчесе Ринат Хаернасов ирештерде.

"Наратлы" хуҗалыгы быел да Яңа ел тамашасын оештыруга үзеннән саллы өлеш керткән. Бу нисбәттән җирлек халкы хуҗалык җитәкчесенә чиксез рәхмәт сүзләрен юллады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100