news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы Чөгәнә мәктәбе урынында янгын нәтиҗәләрен бетерү буенча эш бара

1986 елда төзелгән бинада бүгенге көндә 9 бала белем һәм тәрбия алган.

Актаныш районы Чөгәнә мәктәбе урынында янгын нәтиҗәләрен бетерү буенча эш бара
aktanysh-rt.ru/news/obschestvo/urynnan-operativ-video-chgn-mktbe-urynynda-yangyn-ntilren-beter-buencha-esh-bara

(Актаныш, 3 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районы Чөгәнә мәктәбе урынында янгын нәтиҗәләрен бетерү буенча эш бара. Техникалар ярдәмендә яраксыз хәлгә килгән бина урынын чистартып, аның нигезен тәртипкә китерәләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

 
30 апрельдә төнлә Актаныш районының Чөгәнә авылында килеп чыккан янгын республика күләмендә яңгыраш алды. Биредә төнге сәгать өченче яртыда агачтан төзелгән башлангыч мәктәп янып, ул яраксыз хәлгә килде.

1986 елда төзелгән бинада бүгенге көндә 9 бала белем һәм тәрбия алган. 2003 елдан Чөгәнә башлангыч мәктәбе Актанышның беренче санлы мәктәбенең структур бүлекчәсе булып исәпләнә. Шуңа күрә быелгы уку елын Чөгәнә укучылары Актанышта төгәлләячәк, бу нисбәттән аларны автобус белән тәэмин ителеш оештырыла.

Беренчел фаразлар буенча, янгын төзек булмаган электр линияләреннән чыккан, юкса биш ел элек аларның тулысынча алмаштырылуы мәгълүм.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янган мәктәп урынында төзеләчәк яңа бинаның проектын әзерләргә һәм раслауга тәкъдим итәргә йөкләмә бирде. Ул 1 сентябрьгә сафка басарга тиеш.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык мәктәпләре һәм балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгын тикшерергә кушты. Билгеле, Актаныш районында да мондый тикшерүләр тиз арада оештырылачак. Тикшерүчеләр агачтан салынган биналарга аерым игътибар юнәлтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100