news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы башлыгы урамнарны яшелләндерүгә өлеш кертте

Районда агач утырту айлыгы башланды.

(Актаныш, 21 апрель, «Татар-информ, «Актаныш-информ»). Бүген Актаныш технология техникумы студентлары Салих Хөснияров урамы буйлап, өстәп чыршы үсентеләре утыртты. Әлеге игелекле гамәлгә район башлыгы Энгель Фәттахов та кушылып, чыршы агачы утыртты. 

«Һәр кеше үз гомерендә ким дигәндә ике агач утыртырга тиеш, диләр. Шуңа күрә район белән бергәләп айлык кысаларында агач утырту эшләрен башкарып чыгарга иде. Райондашларны анда актив катнашырга чакырам. Һәрберебезнең урам аллары, ихаталары, эшләгән урыннары бар. Аларның мәйданнарын агачлар белән бизәп, районны яшелләндерүдә үз өлешебезне кертсәк иде», — диде Энгель Фәттахов.


news_right_1
news_right_2
news_bot