news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы башлыгы студентлар белән очрашты

Район җитәкчеләре белән оештырылган очрашу ике як өчен дә бик әһәмиятле булды.

Актаныш районы башлыгы студентлар белән очрашты
http://aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 1 февраль, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның һәр ел саен студент-яшьләр белән очрашуы традициягә кереп бара.

Төбәк студентлары бүген кайларда белем ала, нинди проблемалар борчый, укуларын тәмамлагач туган якларына эшкә кайтырлармы? Шушындый кызыксынулар белән район башлыгы Энгель Фәттахов булачак белгечләр өчен традицион очрашу уздырды. Биредә төп сөйләшү Актанышны белемле кадрлар белән тәэмин итү хакында иде. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу бик эчтәлекле һәм кызыклы килеп чыкты, Актаныш районы, студентлар тормышы турында әңгәмәләр, бәхәсләр булды.

 


news_right_1
news_right_2
news_bot