news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы башлыгы соңгы көннәрдә кискен торган сөт вәзгыятенә үз фикерен белдерде

Энгель Фәттахов сүзләреннән аңлашылганча, районда сөт җыю белән шөгыльләнгән башка компанияләр дә кысырыклап чыгарылмаячак.

(Актаныш, 12 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева).  Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов соңгы көннәрдә шактый кискен торган сөт вәзгыятенә үз фикерен белдерде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Киров авылында урнашкан Актаныш сөт комбинаты - белоруслар белән актанышлыларның уртак проекты. Бүген биредә май, коры сөт җитештерелә, сырның да берничә төрен ясау өчен җиһазлар бар. Комбинатка тапшырылган сөттән кефир, ряженка, катык, сөт өсте кебек сөт продуктларын әзерләү линияләре агымдагы елның көзендә тулы куәткә эшли башлаячак.

700 миллион сумлык инвестиция кертеләчәк комбинат якын киләчәктә Актаныш сөтен, сөт продукциясен сату базарына чыгаруда иң әһәмиятле рольне уйнаячак дип көтелә.

Шунысы да игътибарга лаек, бүген Актаныш сөт комбинаты шәхси хуҗалыклардан сөтне шактый юнь бәягә кабул итәргә сәләтле. Халыктан җыелган сөтне гомер бакый икенче сорт итеп җыюны исәпкә алсак, комбинатның бер литр сөткә 23 сум 62 тиен тәкъдим итүе – кызыгырлык та, кызыктырырлык та.

Әмма Актаныш сөт комбинаты чималны беркемнән дә мәҗбүри җыярга җыенмый. Авыл халкына да борчылыр урын юк. 

Бу уңайдан Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов бүген журналистлар белән очрашып, соңгы көннәрдә шактый кискен торган сөт вәзгыятенә үз фикерен белдерде:

"Халык савылган сөтен кемгә тапшыру карарын үзе кабул итәчәк. Без, район җитәкчелеге, бары тик моңа шартлар гына тудырырыга тиеш. Бүген районда кемдер сөтне 21 сумнан җыя, икенче берәү – 18 сумга. Халык үзе хәл итсен - аңы кайсы вариант отышлырак. Әмма район җитәкчелеге тарафыннан бернинди басым юк һәм булмаячак", - дип белдерде ул.

Энгель Фәттахов сүзләреннән аңлашылганча, районда сөт җыю белән шөгыльләнгән башка компанияләр дә кысырыклап чыгарылмаячак. Актанышта әлеге юнәлештә сәламәт көндәшлек сакланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100