news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы башлыгы Россиянең спорт мастеры белән очрашты

Энгель Фәттахов Актанышта Марат Солтанов катнашында өстәл теннисы буенча турнир үткәрергә тәкъдим итте.

Актаныш районы башлыгы Россиянең спорт мастеры белән очрашты
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 30 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 28 июньдә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов өстәл теннисы буенча Россиянең спорт мастеры Марат Солтанов белән очрашты. Марат – өлкәннәр арасында Россиянең спорт мастеры дәрәҗәсенә 16 яшендә ирешкән спортчы. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Марат яулаган үрләрнең башлангычында аның әтисенең - Актаныш районында өстәл теннисына җан өргән, балаларда әлеге спорт төренә карата кызыксыну уяткан, бүгенге көндә бу юнәлештә төрле ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчылар тәрбияләүче Булат Солтановның роле әйтеп бетергесез.

Кайчандыр өстәл теннисына әтисенә ияреп кереп киткән кечкенә егет инде илкүләм танылу алды. Бүген ул Татарстан җыелма командасы составында республика данын яклап төрле илләрдә чыгыш ясый. Ул Россиянең резерв җыелма командасы составында, нәтиҗәләре буенча – меңнәр арасында тугызынчы урында торса, Татарстан буенча үз яшь категориясендә беренчелекне били.

Очрашу барышында район башлыгы Энгель Фәттахов Актанышта Марат Солтанов катнашында өстәл теннисы буенча турнир үткәрергә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100