news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы башлыгы референдумда катнашу өчен ялын бүлеп кайткан

ТРда муниципаль берәмлекләрдә халык үзара салым салып җирлек проблемаларын хәл итү өчен җыйган һәр 1 сум акчага республика бюджетыннан 4 сум өстәлә.

(Актаныш, 19 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Бүген Татарстанның 43 муниципаль берәмлегендә (852 авыл һәм 20 шәһәр җирлегендә), шул исәптән Актаныш районында да, үзарасалым җыю буенча референдумнар уза. Якшәмбе көнне район җирлекләрендәге бөтен сайлау участоклары да иртәнге сәгать җидедән үз ишекләрен ачты, дип яза җирле басма.

Мәгълүм булганча, Татарстанда муниципаль берәмлекләрдә халык үзара салым салып җирлек проблемаларын хәл итү өчен җыйган һәр 1 сум акчага республика бюджетыннан 4 сум өстәп бирелә. Шуңа күрә хәзер күп кенә муниципаль берәмлекләр бу мөмкинлектән файдаланырга тырыша.

Район башлыгы Фаил Камаев та җәмәгате Эльмира ханым белән иртәнге 9 сәгатьтә сайлау участогына килделәр.

- Мин үзем референдумда катнашу өчен ялымны бүлеп кайттым. Мин һәм минем гаиләм референдумда катнашмаса, дөрес булмас иде.

Халык социаль үзгәрешләрне күреп тора. Җирлек белән идарә итүгә халык үзенең өлеш кертуен нәкъ менә тавыш биреп күрсәтә ала.

Референдумның уңай ягы шунда: кеше үзенең мөмкинлегеннән чыгып билгеләнгән сумманы кертә икән, республика, аны кызыксындырып, шушы җирлекнең социаль мәсьәләләрен яхшырту өчен халыкның акчасын 4 мәртәбә өстәп кире кайтара.

Быел безнең район буенча 40 миллион акча үзләштерелде, шуның 20 миллионы Актанышта төзекләндерү эшләренә тотылды. Киләсе елларда да әлеге программа эшләп торса, үз җирлегебезне алга таба да төзекләндерүне дәвам итәчәкбез.

Җыелган акчалар буенча халыкта һич кенә дә шик булырга тиеш түгел. Акчалар контрольдә.

Бүгенге референдумда халык актив катнашыр, аңлап тавыш бирер, мөмкинлектән файдаланыр дип ышанам, чөнки барысы да халык өчен эшләнә!" – диде Фаил Камаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100