news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы башлыгы мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерде

Чара барышында мәктәпләрнең төзеклеге, башкарылган төзелеш эшләре, санитар таләпләрнең үтәлеше, туклану режимы, спорт заллары торышына бирелде.

Актаныш районы башлыгы мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерде
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 14 август, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). 13 августта район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген шәхсән үзе тикшерде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мәктәп директорлары катнашында оештырылган чараның район башлыгы җитәкчелегендә үтүе һич кенә дә гаҗәп түгел, чөнки 1 сентябрьдән белем йортлары үзләренә укучыларны кабул итәчәк. Димәк, мәктәп коллективлары балалар язмышы өчен җаваплылыкны үз өсләренә ала.

Аңлашылганча, бу өлкәдә бернинди дә салкын караш, битарафлык була алмый – мәктәпләрне яңа уку елына әзерли башлаганда ук бу мәсьәлә район җитәкчелеге тарафыннан катгый куелды.

Мәгариф идарәсе, гадәттән тыш хәлләр, Роспотребнадзор хезмәте белгечләреннән торган комиссия мәктәпләргә иртәнге сәгать биштә үк кузгалды. Көн дәвамында комиссия вәкилләре 30 белем бирү учагын энә күзеннән үткәреп, аларның куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә инанырга тиеш иде. Әлбәттә, беренче чиратта басым объектларның сакланышын тәэмин итүгә, янгын куркынычсызлыгына, балаларның туклануы кебек мәсьәләләргә ясалды.

Чара барышында мәктәпләрнең төзеклеге, башкарылган төзелеш эшләре, санитар таләпләрнең үтәлеше, туклану режимы, спорт заллары һәм мәйданчыклары торышы кебек мәсьәләләргә бәя бирелде.

Шулай ук мәктәп яны территорияләре: чәчәклекләр һәм укыту-тәҗрибә участоклары да комиссия вәкилләре тарафыннан игътибарсыз калмады. Аларның һәркайсы анализланып, урыннар билгеләнәчәк. Нәтиҗәләр исә, гадәттәгечә, август киңәшмәсендә игълан ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100