Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районы башлыгы әфганчы-интернационалистлар белән очрашты
Әфган сугышын үткән актанышлыларны торак мәсьәләсе борчый.
(Актаныш, 11 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов түгәрәк өстәл артында әфганчы-интернационалистлар белән очрашты. Анда әфганчыларны борчыган сораулар турында сөйләштеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әфган сугышын үткән актанышлыларның бүген иң авырткан урыны – торак мәсьәләсе. Кызганычка каршы, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ ветераннарга район үзе генә ярдәм итә алмый. 2005 елга кадәр чиратка басучылар да республикадан торак өчен субсидияләр көтә.
Әфганчыларның һәр соравын Энгель Фәттахов игътибар белән тыңлады. Аларның кайберләре урында ук чишелеш тапты. 9 майга кадәр Әфган сугышында һәм аның нәтиҗәсендә тыныч тормышта вафат булучы барлык актанышлыларның нигезләренә элмә такталар куеп чыгу да район башлыгының шәхси инициативасы иде.
Авылларда интернационалистларга һәйкәлләр кую, әфганчыларның үз коммерцияле оешмаларын булдыру, ветераннарны җәмәгать эшләренә тарту, Бөек Җиңү көненә парад костюмнары тектерү – болары актив әфганчыларның теләк-тәкъдимнәре иде.
Җылы атмосферада оештырылган очрашу әфганчыларның күп кенә сорауларына ачыклык кертте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз