Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районы башлыгы эшмәкәрләр белән проблемалар чишелешен эзләде
2018 елның гыйнварына Актаныш районында 684 урта һәм кече эшмәкәрлек субъекты теркәлгән.
(Актаныш, 30 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Кичә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов урта һәм кече бизнес вәкилләре белән очрашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.
Очрашуның беренче өлешендә сүз районда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше хакында барды. Бүген район башлыгы эшмәкәрләргә читтән кертелгән алкоголь күләмен мөмкин кадәр чикләүне бурыч итеп куя. Ягъни кибетләр Татарстанда җитештерелгән эчемлекләрне сатуга йөз тотарга тиеш.
Актаныш районында 24 оешманың алкогольле продукция сатуга лицензиясе бар, шуның нигезенә бүген 99 сату ноктасы әлеге төр продукцияне сатуны гамәлгә куя.
Очрашуның икенче өлеше район территориясендә кәсепчелек иткән эшмәкәрләр, аларны борчыган проблемаларга багышланды. Бер ныклы нигезе барлыкка килгән утырышның ай саен үтәсен исәпкә алып, бүген бирегә эшмәкәрләр белән тыгыз элемтәдә торучы банк вәкилләре дә чакырулы иде.
Сүз уңаеннан, 2018 елның гыйнварына Актаныш районында 684 урта һәм кече эшмәкәрлек субъекты теркәлгән. Аларның 634 – шәхси эшмәкәрләрнеке. Безнең эшмәкәрләр нигездә сөт, мөгезле эре терлек, кош итү җитештерү, сату-алу белән шөгыльләнә.
Актанышта Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге эшмәкәрләр Советы да булдырылачак. Эшмәкәрләр исә һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә үзләрен борчыган сорауларга җаваплар да таба алачак – алар белән махсус комиссия шөгыльләнәчәк. Район башлыгы да бу юнәлештә эшкуарларны үзе дә кабул итәргә әзерлеге хакында җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз