news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты

Җиңү көне уңаеннан аларның барысына да күчтәнәч (азык-төлек җыелмасы) тапшырылды.

Актаныш районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 8 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район башлыгы җитәкчелегендәге делегация Актаныш районының Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барып, аларның хәлләрен белешә, Бөек Җиңү өчен рәхмәт белдерә һәм Ил өчен барган көрәшкә күтәрелгән каһарманнарга нык сәламәтлек тели.

7 май көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Бөек Ватан сугышында катнашкан 15 ветеран, аларның тормыш иптәшләре белән очрашты. Сафлары сирәгәйгән ил улларына Энгель Фәттахов Татарстан Президенты тәбрикләмәсен, үзенең шәхси котлау открыткасын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бүләк-күчтәнәч җыелмаларын тапшырды. 

Ветераннар исә район башлыгына даими күрсәтелгән ярдәм һәм кайгырту өчен рәхмәтләрен ирештерделәр, сугыш вакытында кичергән авырлыклары, совет солдатларының фидакарьлеге турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.

Актаныш районында Бөек Җиңүнең 74 еллыгын безнең белән бергә Бөек Ватан сугышында катнашкан 15 ветеран, 97 сугышта һәлак булган һәм тыныч тормышта вафат булган фронтовикларның тол хатыннары каршы ала. Җиңү көне уңаеннан аларның барысына да күчтәнәч (азык-төлек җыелмасы) тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100