news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе бүләгенә чаңгы ярышында җиңүчеләр бүләкләнде

Ярышларның максаты - спортны популярлаштыру, сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спорт белән шөгыльләнүгә өндәү.

(Актаныш, 9 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районының "Бүләк" чаңгы трассасында район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов бүләгенә чаңгы ярышы оештырылды, дип яза җирле басма.

Аның төп максаты - спортны популярлаштыру, сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә өндәү.

Спортчыларны беренчеләрдән булып Энгель Нәвап улы сәламләде, катнашучыларга уңышлар һәм лаеклы җиңүләр теләде ул.

Ярышларда район мәктәпләреннән укучылар катнашты. Берничә сәгатькә сузылган ярышта җиңү яулаган чаңгысөярләргә диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot