news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында театр айлыгында җиңүчеләр игълан ителде

Үзешчән сәнгать коллективлары арасында җиңүче булып «Халык театры» исеменә дәгъва кылучы Күҗәкә авылы мәдәният йорты танылды.

Актаныш районында театр айлыгында җиңүчеләр игълан ителде
https://aktanysh.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Актаныш районы тагын бер театр сезонына йомгак ясады. 2021 ел авыл мәдәният йортлары драма коллективлары арасында гамәлләштерелгән смотрда быел 38 үзешчән, 7 халык театры катнашты. Театрларда 340 үзешчән артист уйнады, 3 коллектив балалар спектаклен сәхнәләштерде.

Актаныш районында театр айлыгына йомгак ясаганда үз җирлекләрендә уңышлы чыгыш ясаучы театр коллективлары аерым хөрмәтләнде. Коллективларга мактау грамотасы һәм акчалата премия тапшырылды. Алар Кәзкәй, Татар Суыксуы, Әнәк, Айман, Әтәс мәдәният йортлары, Яңа Җияш, Чишмәбаш авыл клублары. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Үзешчән сәнгать коллективлары арасында җиңүче булып «Халык театры» исеменә дәгъва кылучы Күҗәкә авылы мәдәният йорты танылды.

Театр айлыгының соңгы көнендә Актаныш сәхнәсен тоткан Киров халык театры коллективы быел иң югары бәягә — Гран-Прига лаек булды. Мәдәният йорты директоры Алсу Хуҗина.

Халык театр коллективлары арасында җиңүчеләр: I урында — Иске Сәфәр халык театры коллективы, II урында — Иске Кормаш һәм Пучы халык театрлары коллективлары, III урында — Иске Байсар халык театры коллективы, IV урында — Иске Богады һәм Зөбәер халык театры коллективлары.

Җиңүчеләрне район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100