news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш проекты бизнес-структура вәкиле арасында кызыксыну уятты

“Бергә атлавы күңеллерәк” проекты нигезендә 10 яшьтән өлкәнрәк инвалид балалар өчен социаль объектларга экскурсия оештыру тора.

 (Актаныш, 15 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" Лилия Бәхтиева). 13 декабрьдә Яр Чаллы шәһәрендә “Социаль ярминкә-2018” республика хәйрия фестиваленең зона этабы узды. Коммерцияле булмаган оешмалар катнашындагы әлеге фестиваль Татарстанда менә инде 2015 елдан гамәлдә булып, оешмалар өчен яңа киңлекләр ача. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Хәйрия чарасы барышында коммерцияле булмаган оешмалар үзләренең проектларын тәкъдим итә, аларның әһәмиятен ача. Катнашучылар потенциаль хәйриячеләр белән дә очраша.

Аның нәтиҗәсе буларак, нәкъ менә шушы бизнес-структура вәкилләренең хәйриячелек ярдәменә таянып, оешмаларның проектларына җан өрелә, үзара файдалы хезмәттәшлек җепләре сузыла. Сүз уңаеннан, районнар тәкъдим иткән проектлар белән танышкан хәйриячеләр сафында Актаныштан шәхси эшмәкәр Эльмира Мосабирова да бар иде.

Фестивальдә Актаныш районы инвалидлар оешмасы тәкъдим иткән “Бергә атлавы күңеллерәк” проекты үз эченә шактый саллы бурыч куя. Аның нигезендә районда тәрбияләнүче 10 яшьтән өлкәнрәк инвалид балалар өчен социаль объектларга, җитештерү производстволарына экскурсияләр оештыру ята.

Проектның максаты - балаларда төрле һөнәрләргә карата кызыксыну уяту, теге яисә бу һөнәрнең нечкәлекләренә төшендерү,аларның күзаллауларын киңәйтү. Иң мөһиме,бала үзен ялгыз,кирәксез итеп хис итәргә тиеш түгел. Бүген республика күләмендә инвалидлар өчен төрле тармакларда эш урыннары булдырылган, алар җәмгыятькә файдалы хезмәт белән шөгыльләнә. Актаныш проекты шушы вәзгыятьне инвалид балаларга кечкенәдән үк дөрес итеп аңлатуга йөз тота.

Шунысы игътибарга лаек, халыкка социаль ярдәм күрсәтүче “Игелек үзәге” директоры Рәмилә Закирҗанова яклаган проект бизнес-структура вәкиле арасында иң зур кызыксыну уятканы булып танылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100