Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш Нәүрүзне каршы алды
Традиция буенча, Нәүрүз бәйрәмендә Кыш Бабай, үзенең барлык теләкләрен җиткереп, тылсым таягын Нәүрүз кызына тапшырды.
(Актаныш, 23 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Нәүрүз – ул көн белән төн тигезләшкән һәм төрек халкында авыл хуҗалыгы эшләре башланган көн. Ул табигатьнең яңаруын, җанлануын гәүдәләндерә. Быел Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия интернат укучылары да Нәүрүз бәйрәмен зурлап үткәрде, дип яза җирле басма.
"Бүләк" интернаты территориясендә бу көнне яз бәйрәме гөрләде. Укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр, килгән кунаклар кайнар коймак, пылау, чәйдән авыз иттеләр, төрле уеннарда катнаштылар, концерт номерлары карадылар, күңелле ял иттеләр.
Традиция буенча, Нәүрүз бәйрәмендә Кыш Бабай, үзенең барлык теләкләрен җиткереп, тылсым таягын Нәүрүз кызына тапшырды. Ә бу инде җылы язга ныклы адым атлау дигән сүз. Бәрәкәте, иминлеге белән килсен быелгы яз!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз