news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш муниципаль районында 7 декабрьдә район советының чираттан тыш утырышы уза

"Татар информ" чыганакларына билгеле булганча, утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын үтәүче тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Актаныш муниципаль районында 7 декабрьдә Актаныш авылы, Ленин проспекты, 17 йортында район советының чираттан тыш утырышы уза. Бу хакта Актаныш муниципаль районы советының оештыру бүлеге хәбәр итә, дип җиткерә Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте.

Утырыш  11.00 сәгатьтә башлана.

"Татар информ" чыганакларына билгеле булганча, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын үтәүче итеп элекке мәгариф министры Энгель Фәттахов тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot