Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре үткәрелде
Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар.
(Актаныш, 27 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре уткәрелде, дип яза җирле басма.
Очрашуның кунаклары – Актаныш 1нче мәктәбенең 10 класс укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган архивның эшчәнлеген аңлатты. Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде. Психолог Ф.З.Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Р.Р.Мортазин катнашында “Ничек бәхетле гаилә корырга?” дигән темага багышланган түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълумат алдылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева кызлар, егетләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде, укуларында уңышлар теләде.