news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш Минзәлә районы үзешчәннәрен кабул итте

VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидаты Альберт Хәбибуллин җирле халык белән очрашты.

Актаныш Минзәлә районы үзешчәннәрен кабул итте
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 30 июль, "Татар-информ", "Актаныш-информ"). 26 июльдә Актаныш районының Пучы авылы мәдәният йорты иҗади проектның үзәгенә әверелде. Биредә Минзәлә районы үзешчәннәре авыл халкына бик тә күңелле концерт программасын тәкъдим итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ике районның мәдәният юлы даими кисешеп тора. Бер-берсенә җавап рәвешендә үткәрелгән мондый чаралар да әлеге хезмәттәшлекнең матур бер үрнәге. 19 июльдә актанышлылар ут күршеләрне дә үзләренең дәртле җыр-моңнары белән сөендереп кайткан иде.

Мәгълүм булганча, илебез мөһим сәяси вакыйга алдында тора. Бу, билгеле, һәр районда, шәһәрдә чагылыш таба. Республика тарафыннан оештырылган районара иҗади проект кысаларында Пучыда оештырылган бәйрәм чарасында да Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Ык буе бермандатлы округтан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидаты Альберт Хәбибуллин катнашты. Ул җирле халык белән очрашу үткәрде.

Альберт Хәбибуллин җирлек халкы белән аралашып, аларның теләк-тәкъдимнәрен тыңлады, сорауларга җавап бирде. Пучы җирлегенең социаль объектларында булып, яшәеш белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100