Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш мәктәпләре кышкы сезонны ачып, иң көчле чаңгычыларны билгеләде
Бүген бирегә район мәктәпләреннән чаңгы спортын үз итүче 166 укучы катнашты.
(Актаныш, 1 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Кышның беренче көнендә Актаныш районы "Бүләк" чыңгы-роллер трассасында кышкы сезонны ачып, мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Спорт чарасының ачылу тантанасында район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, Актаныш районы чаңгы федерациясе президенты Фәрит Салихов катнашты.
Бүген бирегә район мәктәпләреннән чаңгы спортын үз итүче 166 укучы катнашты. Төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләренең спорт сөюче укучылары 8 төркемгә бүленеп, "иң җитез, оста чаңгычы" исеме өчен көрәштеләр.
Нәтиҗәләргә килгәндә, Теләкәй һәм Актанышның 2 нче мәктәбе командалары - 1, Күҗәкә һәм 1нче мәктәп - 2, Әтәс һәм Сәфәр мәктәпләре 3 урынга лаек булдылар. Югары сыйныф укучылары ярышында исә җиңүне Актанышның 1нче мәктәп командасы яулады. 2 нче мәктәп - 2, кадет мәктәбе 3 урынга ия булдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз