news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш мәктәбендә «Блокада ипие» Бөтенроссия хәтер акциясе узды

Ленинград блокадасының иң авыр чорында бер кешегә бер көнгә 125 грамм ипи бирелгән.

(Актаныш, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актаныш район мәктәпләрендә, мәдәният учреждениеләрендә Ленинград блокадасын өзү көненә багышланган патриотик чаралар узды.

Ел саен гыйнвар аенда мәктәпләрдә «Блокада ипие» акциясесе оештырыла. Ленинград блокадасының иң авыр чорында бер кешегә бер көнгә 125 грамм ипи бирелгән.

Укучылар өчен дә мондый чаралар эссез узмый, тормыш кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итә.

Сугышка кадәр Ленинградта 3 миллион 200 мең кеше яшәгән булса, сугыштан соң бу сан 1 миллионнан чак кына артыграк калган. Ул елларда ленинградлыларның күбесе ачлыктан һәм салкыннан үлгән.

872 көн дәвам иткән блокада 1944 елның 27 гыйнварында өзелгән.

Акция кысаларында районның барлык белем бирү оешмаларында һәм мәдәният учреждениеләрендә «Блокада ипие» Бөтенроссия хәтер акциясе уза. Аның барышында укучыларга, авыл халкына блокада турында мәгълүмат, «блокада» икмәгенең символик кисәкләрен таратыла, ветераннарга ярдәм оештырыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100