news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш мәдәният хезмәткәрләре игенчеләргә концерт тәкъдим итте

Махсус төшке аш вакытын тәгаенләп килгән җыр-моң хуҗаларын кыр батырлары бик җылы кабул итте.

Актаныш мәдәният хезмәткәрләре игенчеләргә концерт тәкъдим итте
aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/ikmk-yazmyshy-khl-itelgn-ml-ta-khualygy-kyrlarynnan-mo-agyla

(Актаныш, 3 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районы Такталачык авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләреннән торган агитбригадасы күпләргә үрнәк. Алар беренчеләрдән булып үзләренең хуҗалык уңганнарына матур концерт программасын тәкъдим итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Актаныш районы хуҗалыкларында урып-җыю кампаниясе старт алды. “Таң” җәмгыяте дә, әлеге дулкынга кушылып, басу-кырларга үзенең егәрле техникасын кертте. Хуҗалыкта урак өсте борчак сугу, арыш урудан башланды.

Игенче-механизаторларның көнне төнгә ялгап эшләве зур мактауга лаек. Авыл кешесе моны белә һәм шуңа күрә кулыннан килгән кадәр хөрмәтен күрсәтә. Такталачык авыл җирлегенең мәдәният хезмәтткәрләреннән торган агитбригадасы күпләргә үрнәк. Алар беренчеләрдән булып үзләренең хуҗалык уңганнарына матур концерт программасын тәкъдим итеп,таңлыларны яңа җиңүләргә җилкендерде.

Махсус төшке аш вакытын тәгаенләп килгән җыр-моң хуҗаларын кыр батырлары бик җылы кабул итте. Киң басулар буйлап гармун моңнары астында уңган хезмәтчәннәргә, киеренке урак өстенә багышланган җырлар яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100