news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш һәм Башкортстан футбол командалары очрашты

Исәп Башкортстан командасы файдасына - 3:2.

Актаныш һәм Башкортстан футбол командалары очрашты
aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/aktanysh-yarky-chempionaty-yuk-buldyryp-bulmady-futboldan-itez-material

(Актаныш, 29 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" ). Актаныш районы чиктәш Башкортстан республикасының Югары Яркәй районы футболчыларын кабул итеп, ут күршеләр арасында "туплы күпер"гә башлангыч салды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов инициативасы белән тормышка ашырылган иптәшләрчә чемпионатка ике команда да ныклы әзерлек белән керде: актанышлылар җирлекләр арасында барган ярышларда туп тибү осталыкларын чарлаган булса, яркәйлеләр чыныгуны Башкортстан чемпионатында алган.

 Тайм тәмамланырга санаулы минутлар калганда уен тәмам кызды: 3:2 белән барган исәпне тигезләр өчен Актаныш егетләре бар көчләрен куйды, әмма Россиякүләм чемпионатта чыныгу алган ике егете дә булган "Илеш" командасын җиңәрлек була алмады уен. Чиктәш районнарның иптәшләрчә чемпионаты 3:2 исәбе белән ахыргы ноктага килеп җитте.


Районның яшьләр эшләре,спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе командаларның уенына йомгак ясап, иң яхшы уенчыларны атады. Аларга истәлек бүләкләре һәм грамоталар тапшырылды. Алга таба да спортта бердәмлекне саклап, очрашып торырга сөйләште көндәшләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100