news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш һәм Балык Бистәсе районнары кооператорлары бүләкләнде

"Хлеб, ты - мир" халыкара форумы кысаларында икмәк пешерү буенча ХХ Россия Кубогына йомгаклар ясалды.

Актаныш һәм Балык Бистәсе районнары кооператорлары бүләкләнде

(Актаныш, 28 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш һәм Балык Бистәсе районнарының кулланучылар җәмгыятьләре кооператорлары "Иң яхшы Россия икмәге» бүләкләрен алды. Бу турыда Актаныш муниципаль районының мәгълүмат үзәге хәбәр итә, дип яза район басмасы.

"Хлеб, ты - мир" халыкара форумы кысаларында икмәк пешерү буенча ХХ Россия Кубогына йомгаклар ясалды.

Анда Россиянең 20 төбәгеннән 24 команда катнашты. Икмәк пешерүчеләрнең һәм кондитерларның һөнәри ярышларында Россия кулланучылар кооперациясе оешмаларыннан һәм кооператив белем бирү системасы буенча уку йортларыннан 7 команда катнашты.

Халыкара форумында Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) кооператорлары Икмәк пешерү буенча Росия Кубогына һәм “Сдобные изделия" (майга, сөткә изеп пешерелгән әйберләр) номинациясендә II дәрәҗә дипломга ия булдылар. 

Татарстанлыларга җиңү җиңел бирелмәде. Кубокта катнашучылар категорияләр буенча бүленгән иде. Алар - икмәк пешерү белән күптән шөгыльләнүчеләргә, югары уку йортлары студентлары һәм һөнәри уку йортлары студентларына.

Шартлар бик җитди куелган иде: биш сәгать эчендә - ике төрле ипи, майга, сөткә изелгән (сдобный) өч төрле камыр ризыгы пешерергә һәм камырдан космонавтикага багышланган арт-объект эшләргә. Кооператорлар бик тырыштылар һәм үзләрен иң яхшы итеп күрсәттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100