news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш һәм Азнакайда “Сәяхәт-драйв” татар рок-башкаручылар концерты була

Татар альтернативасын башкаручылар Су саклау зоналары елына багышланган масштаблы гастрольләр башлый.

 (Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанда Су саклау зоналары елы дәвам итә һәм бөтен республика буенча халыкка мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрү өчен яңа җәмәгатьчелек мәйданчыклары гамәлгә кертелә. Ачык һавада урнашкан яңа сәхнәләрдә туган телебезгә, традицияләребезгә мәхәббәт белән сугарылган татар көйләре яңгыраячак. Бу татар альтернатив музыкасының Татарстан районнары буенча уздырылган масштаблы беренче гастрольләре. “Сәяхәт-драйв” дигән концерт туры республиканың 8 муниципаль районында узачак. Алар арасында Азнакай да бар, дип игълан итте aznakaevo-rt.ru.

“Сәяхәт-драйв”ны бүген, ягъни 10 сентябрьдә сәгать көндезне 2 нче яртыда башта Актаныш халкы тамаша кыла алачак. Концерт Актаныш буасы буендагы мәйданчыкта уздырыла. Азнакайлылар исә Кара елга буенда кичке 7дә җыела ала.

“Сәяхәт-драйв” татар альтернатив музыкасы концерт 17 сентябрьдә сәгать 14.00 дә Минзәләнең һәм 19.00 сәгатьтә ЧаллыныңҖиңү паркларында чыгыш ясарга җыена. Аннары 24 сентябрьдә шул ук вакытларда көндез Кукмараның Булатов исемендәге үзәк паркында, кичен Арчаның “Казансу” паркында, 1 октябрьдә Кама Тамагының Комаров урамында, кич Буаның үзәк паркында рок тыңлаучыларны җыярга исәпли.

Аерым алганда, тамашачылар аладында Рәдиф Кашапов һәм “Oscar & c7c5” төркеме чыгыш ясый.

Рәдиф Кашапов Балык Бистәсе районында туган. Чаллы, Казан, Санкт-Петербургта яшәгән. Англия, Германия, Польша, Латвия сәхнәләрендә җырлаган. 2015 елда “Тамгалар” альбомы дөнья күргән иде, хәзер икенче альбомы өстендә эшли.

Тумышы белән Бөре шәһәреннән булган Оскар Юнысов - “Oscar & c7c5” төркеме вокалисты һәм лидеры. Казанда ул музыкантлар белән бергә тавыш яздыру студиясе төзи һәм «Нинди рәхәт» дигән дебют альбомын яздыра. “Грейпфрут" – тарихта монтажсыз ясалган беренче татар клибы. Ул “Dedolight” европа конкурсында югары бәяләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100