news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш өлкәннәре район җитәкчелеге белән очрашты

Өлкәннәргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

(Актаныш, 2 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). Һәр елдагыча, 1 октябрьдән республикада, шул исәптән Актаныш районында да, Халыкара өлкәннәр декадасына старт бирелде. Ун көн дәвамында Актанышта өлкән буын кешеләренең актив тормыш рәвешен тәэмин итү, аларга кирәкле ярдәм күрсәтү, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын өлкәннәр проблемаларына юнәлтү максатыннан төрле чаралар уздырыла, дип яза җирле басма.

Райондагы бәйрәм чаралары 1 октябрь көнне, "Тургай" кафесында башланып китте. Биредә район җитәкчелеге Актанышның үсешендә тирән эз калдырган, аның якты киләчәге өчен зур көч куйган өлкәннәр активы белән очрашты.

Шунысын да искәртү урынлы, быелгы очрашу үзгә форматта – мул итеп әзерләнгән табын артында узды. Чакырылучылар арасында җирлекләрдәге башлангыч ветераннар оешмалары вәкилләре дә, авыл башлыклары да, лаеклы ялдагы җитәкчеләр дә, мөгаллимнәр дә, авыл хуҗалыгы, җитештерү сәнәгате, спорт, мәдәният өлкәләрендә дә фидакарь хезмәт куйган затлар да бар иде.

Беренчеләрдән булып өлкәннәрне район башлыгы Э.Н.Фәттахов тәбрик итте. Энгель Нәвап улы залда утыручыларны район сулышы белән таныштырды, алга куйган максат-бурычларны җиткерде. Котлау сүзеннән соң район башлыгы кадерле өлкәннәргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Районның алыштыргысыз буынын Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев тә килгән иде. Ул өлкәннәребезгә Татарстан җитәкчелегенең тәбрик сүзләрен ирештерде.

Җыр-моң белән сугарылган җылы очрашу барышында өлкәннәр активы район җитәкчелегенә үзләрен борчыган сорауларны юллады, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100