news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш лагерында 160 бала ял итәчәк

Лагерьда ял итүчеләрнең бер өлеше гимназия укучылары булса, 80 бала чит төбәкләрдән махсус “Бүләк”тә ял итәргә килгән балалар.

Актаныш лагерында 160 бала ял итәчәк
Актаныш таңнары

(Актаныш, 30 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева).  28 июньдә Актанышның "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагеры тантаналы төстә икенче сменада ял итүчеләрне кабул итте. Анда 160 бала ял итәчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Сменаның максаты - Россиянең төрле төбәкләреннән килгән балаларны бергә җыйнап, туган телгә мәхәббәт уяту, татар телен тагын да камилрәк өйрәтү.

Чарада район башлыгы башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов катнашты.

Лагерьда ял итүчеләрнең бер өлеше гимназия укучылары булса, 80 бала чит төбәкләрдән махсус “Бүләк”тә ял итәргә килгән балалар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100