news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш комбайннары әзерлеген Э.Фәттахов җитәкчелегендәге махсус комиссия бәяләде

Комбайннарның урып-җыю чорына әзерлеген тикшерү максатыннан быел да Актанышта комбайннар парады киң масштабта оештырылды.

(Актаныш, 29 июль, "Татар-информ", "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). Быелгы уракка Актаныш районы 110 комбайн белән керәчәк. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Алда торган зур урып-җыю кампаниясе Актаныш игенчеләрен янә бер тапкыр сынаячак – тулы амбарлар белән кышка керә алырбызмы, югалтуларсыз гына алтын бөртекләребезне җыйнап булырмы, "Актаныш игенчесе" дигән данлыклы исемгә тап төшермәбезме? Быелгы урып-җыю чоры шушы сорауларга да ачыклык кертәчәк.

Комбайннарның урып-җыю чорына әзерлеген тикшерү максатыннан быел да Актанышта комбайннар парады киң масштабта оештырылды.

Район буенча берничә карау мәйданына китерелгән кыр корабларына бәяне Э.Фәттахов җитәкчелегендәге махсус комиссия бирде. Парадта катнашкан һәрбер комбайн комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелде: комбайнның торышы, кабиналардагы тәртип, куркынычсызлык (сигнал бирү, утларның яну-янмавы, ут сүндергеч булуы), хуҗалыкларда комбайннар белән килгән янгын сүндерү машиналарының булуына да игътибар ителде.

Район хуҗалыклары тарафыннан әзерлек сызыгына куелган техникаларны гамәли яктан да тикшереп карады комиссия. Беренчеләрдән булып брезент келәмгә Чәчер хуҗалыгының 3 кыр корабы бастырылды. Комбайннан бөртекләр коелмыймы икәнлеген ачыклау өчен ургычына салам, чиләкләп бодай салып, ашлыкны суктыртып карадылар. Комбайн эшләүдән туктагач, аска җәелгән брезент келәмгә коелган бодайның күләмен ачыкладылар.

Шунда ук беррәттән машина йөртү хокукының сроклары, медицина ярдәме күрсәтү аптечкасы барланды. Калган комбайннар да шул рәвешле имтихан тотты.

Бар яктан да уңай бәяләнгән комбайннарның механизаторларына районның башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов урында ук 2000 сум күләмендә акчалата премияләр тапшырды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100